Туган ягына бәйрәм булып кайтты. Халкыбызбыз өчен бәяләп бетергесез эшләр башкарган күренекле татар драматургы, халык язучы, публицист, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның тууына 89 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары Казанның «Шәрык клубы»нда «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган кичә белән башланып китте.
Матур бер гадәткә әйләнгәнчә, үзенең туган көнендә Туфан абый быел да туган ягына бәйрәм булып кайтты. Бәйрәм Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылында авылдашлар, якташлар, кунакларны бергә җыйган әдәби кичә белән дәвам итте.
Туфан утарында урнашкан йортларда 2016 елда “Таттелеком” оешмасы тарафыннан ремонт эшләре башкарылган. Кайчандыр әти-әнисе яшәгән таш йортта язучының тормышы һәм иҗаты чагыла. Дүртпочмаклы бүрәнә йортның эчендә бар нәрсә язучы үзе яшәгән вакыттагыча. Туфан абый әйткәнчә, мәктәп бетсә, авыл юкка чыгар дип берара бу йортта авылның башлангыч мәктәбе дә урнашкан булган.
Туфан Миңнуллин халкыбыз күңеленә меңләгән изге гамәлләреннән тыш бик киңкырлы иҗаты белән уелган. Аның исемен йөртүче Түбән Кама татар дәүләт драма театры әлеге чараларда ел да катнаша.
Туган нигезендә балкып торучы Туфан йортлары Мәрәтхуҗаның киләчәге якты булуына “Туфан” чишмәсеннән алынган сулары халкыбызга яшәү чыганагы өсти.
Данил Жданов, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары өчен Кама Тамагы районыннан.