Шушы көннәрдә Әлмәттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узды. Очрашу урыны итеп төзекләндерүдән соң ачылган үзәк мәчет бинасын сайладылар. Хәзер 10 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы мәчет территориясендә: китапханә, офис бүлмәләре, медпункт, никах заллары урнашкан. Утырышка республиканың төрле районнарыннан мөхтәсибләр, мәгариф оешмалары директорлары катнашты . Очрашуның төп темасы булып — ислам финанс продуктлары. Проект эксперименталь рәвештә Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлдә. Ул шәригатьнең дини кагыйдәләренә нигезләнгән.