Яңа уку елында башкалабыз Казанда мәктәп партасы артына 182,3 мең укучы утырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә күбрәк. Шуларның 19 меңнән артыгы — беренче сыйныф укучылары. Белем көнендә Казанда « Весна- яз» , М14 микрорайонында һәм Ватан урамында урнашкан өч яңа мәктәп ачыла. Аларда 4 меңгә якын укучы белем алыр дип көтелә. Быел капиталь ремонт алты мәктәптә һәм 17 азык-төлек нокталарында үткәрелгән.
Гадәттәгечә, уку елы Белем көненә багышланган тантаналы линейкалардан башлана. Беренче сыйныф укучылары Казан мэриясеннән бүләккә «Игелекле эшләр дәфтәрләре» һәм яктылык кайтаргыч элементлар алачак, ә икенче сыйныф укучыларына «Яшь эколог дәфтәрләре» тапшырыла. Ә 5 нче сентябрдән 12 сенә кадәр- мәктәпләрдә “Игелекле атна” һәм “Яхшылык дәресләре” оештырыла. Атна хәйрия ярминкәләре белән балалар йортларына, авыру һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү белән тәмамлана.