Тарих битләренә сәяхәт. Һәр авылның, Һәр нигезнең үз тарихы, үткәне бар. Авылда яшәгән кеше үз авылына, керткән өлеше белән чиксез горурлана. Шушы көннәрдә Әлки районының Иске Салман авылында борыңгы 3 кабер ташы табылды. Авыл эзе тарихы буенча Фәннур Хәсәнов язмасында.
Кабер ташлары — халкыбызның рухи һәм матди тормышы буенча кыйммәтле тарихи ядкарьләр булып торалар. Аларда аерым кешеләрнең тормыш сәхифәләре генә түгел, ә тулы бер халыкның күп гасырлык тарихы чагылышы саклана. Кабер ташларындагы язулар — теге яки бу төбәкнең тарихи үсешен ачыклауда мөһим мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә. Тамаша Бисмилла сүзе, зираттагы әрвахлар рухына дога кылу белән башланды һәм бәйрәм рухы шулай дәвам итте.
Авылның тарихын әйбәтләп өйрәнергә теләсәң, аның зиратында булырга кирәк”, – дигән сүзләр искә төшә. Чынлап та, авылның үткәне турында аның мәңгелек йорттагы кабер ташлары күп мәгълүмат бирә. Чөнки, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Җирле тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр өчен кабер ташлары -өйрәнү, тикшерү объектлары. Гасырлар буе яткан бу ташлар табигатьнең җимергеч көчләренә каршы тора алган. Тарих ядкарьләре, элек бу урыннарда яшәгән кешеләрнең матди тормышы, мәдәнияте турындагы мәгълүматларны алдагы буыннарга китереп тапшыралар.
Иске Салман авыл халкы үзләренең авылы тарихы турында горурланып, шатлык хисләрен белдереп сөйлиләр. Авыл халкы, кайткан кунаклар, читтән килүчеләр катнашында борынгы кабер ташларын ачуга багышланган тантана көне буе дәвам итте.
Әлки районында 50гә якын кабер ташы бар. Аларны барлап, ташка язылган сүзләрне укып, аны киләчәк буынга тапшыру буенча зур эшләр алып барыла. Ул ташлар турында мәгълүмат киләчәктә китап булып басылыр, алдагы буынга тарихи, язма бер ядкәр булып калыр.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.