Татар китабы йортыныда Башкортостан халык язучысы, сатира остасы, шагырь, язучы һәм публицист Марсель Сәлимовның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Быел 75 яшен билгеләп үтүче шәхес белән безнең хәбәрчәләр дә аралышып кайтты.
Казанда татар телендә бастырылган “Мар. Сәлим чыбыркысы” җыентыгы белән автор үзе таныштырды.
Китапка юмор белән сугарылган шигырьләр, лирик иҗат, һәттә сатирик поэма да кергән, республикабызга карата аерым бүлек бирелә. Чөнки, Татарстан белән Башкортостан арасындагы дустәнә мөнәсәбәтләр шагыйрь иҗаты үзәгендә. Ә Казан күңеленә аеруча якын, биредә каләмдәш дуслары бихисап.
Әдәбиятның мәшһүр көлдергече озак еллар Башкортостанның “Һәнәк” юмор-сатира журналын җитәкләде. Тел остасы җитди дә була белә икән.
Алты телдә дөнья күргән, 50 дән артык китап авторы, иҗаты белән юмор һәм сатира җанрын дөнья күләменә күтәрә.
Тормышта булган караны ак белән язу, оста келә белү сәләте аерым кешеләргә генә бирелә. Чынбарлыкка хәйләкәр елмаю белән караучы Марсель ага Сәлимовның үзенең исә, бервакытта да көлкегә калганы юк.
Эльза Әхмәтҗанова, Фәрид Җәләли, Татарстан яңалыклары.