Әтнә төбәгенең Ары авылында «Бәрәңге бәйрәме» булып узды.
Искиткеч әзерлекле бәйрәмдә республиканың төрле районнарыннан фольклор коллективлары катнашып,үзара тәҗрибә уртаклашты. Соңыннан бәрәңге шулпасыннан авыз итеп, учакта пешкән бәрәңге ашап, коймак белән чәй эчеп рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәмнең матур мизгелләрен безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Ленар Хәбибуллин да күреп кайтты.
Шушы көннәрдә генә Әтнә районы Ары авылында Бәрәңге бәйрәме булып узды. Фестиваль тантаналы рәвештә оештыручыларның сәламләү сүзләреннән башланды. Төп мәйданчыкта районның үзешчән иҗади коллективлары һәм чакырылган кунаклар чыгышлары белән дәвам итте. Татар эстрада башкаручыларының һәм башка төбәк вәкилләренең чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Бу бәйрәмнең күптәнге традициясе бар. Элек Әтнә районының Ары авылында өч йөздән артык йорт исәпләнгән, авыл зур саналган һәм бәйрәм халык күңел ачуына әверелгән. Соңгы елларда «бәрәнге бәйрәме» н бәйрәм итү традициясе яңадан торгызыла һәм ел саен үткәрелә башлады.
Бәйрәм концерты төрле уеннар белән бергә үрелеп барды, бәрәңге белән бәйле конкурслар һәм викториналар, музей күргәзмәләре, милли аш-су һәм бәрәңге ризыклары күргәзмәләре оештырылды. Кунаклар шулай ук төрле шифалы үләннәр һәм тәм-томнардан авыз итте. Самавырдан ясалган тәмле чәй, бүгенге көндә бик сирәк эләгә торган ләззәт.
Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! Мәхмүт Хөсәен иҗат иткән әлеге шигьри юллар Әтнә районы Ары авылында булып узган Бәрәңге бәйрәменең төп асылына туры килде. Соңгы елларда район Мәдәният бүлеге белән берлектә авыл җирлекләрендә булган гореф-гадәтләрне кабаттан торгызып, яшь буынга җиткерүне максат итеп куелды
Теләгән һәркем концерт программасында чыгыш ясады, уеннарда катнашты, концерт карады.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары