Кукмара районы кырларында иң мөһим этапларның берсе – урып җыю эшләре тулы көченә бара.
Республикада урып — җыю компаниясе дәвам итә. Кукмара районы кырларында да әле күптән түгел генә булачак уңышның – орлыкның нигезен җиргә салган булсалар, хәзер исә, аны җыю эшләре бара. Алдагы язмабыз Кукмара районыннан.
Кукмара районы кырларында иң мөһим этапларның берсе – урып җыю эшләре тулы көченә бара. Әсәнбаш — Агро хуҗалыгы әлеге эшкә инде июль азагында кереште.
Бүгенге көндә кырларда 5 КамАЗ һәм 7 комбайн эшли. Аларның берсе белэн Таһир Дәулиев идарә итә. Ул күпеллык стажы булган машина йөртүче. Аның өчен бу инде 34 нче урып-җыю сезоны.
Урып-җыю компаниясе катлаулы һәм җаваплы чор. Уңышны югалтулардан саклап калу өчен аны дөрес саклау мөһим. Рәкыя Җиһаншина инде 30 елдан артык ындыр табагы мөдире булып эшли.
Урып-җыю вакытында кырлардагы эш көн-төн дәвам итә. Районнынң Әсәнбаш агро Хуҗалыкның баш аграномы билгеләп үткәнчә, механизаторлар һәм аларның ярдәмчеләре куелган бурычларны бик яхшы үтиләр. Алга таба да һава шартлары уңай килеп, уракны яхшы нәтиҗәләр белән төгелләү.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.