Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше башланып китте.
Башкалабыз Казанда аларга кирәкле әйберләрне җыю өчен ике нокта оештырылган, тагын берсе Чаллыда эшли. Акча җыю өчен дә махсус счет булдырылды.
Эшне «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте алып бара. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә балалар һәм өлкәннәр өчен яңа киемнәр, урын-җир, сөлгеләр, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек кирәк.
Казанда кирәк әйберләрне ике адрес буенча кабул итәләр: Адресалры экрнада күрсәтелгән. Шулай ук тулырак мәгоүматны кайнар линия телефоны 273-16-72 һәм 528-29-00 телефоннары буенча белергә мөмкин.