Республикабыз раойн — авылларында ел саен яңа иман йортлары төзелүе куанычлы вакыйга. Шушы көннәрдә Буа районының Аксу авылында яңа мәчет салынды. Аның тарихы да үзенчәлекле. Кече Хаҗ сәфәре вакытында Аксу авыллыннан Әнсар Мөлеков каты авырып китеп, могҗиза белән исән кала. Шунда ул исән — сау калсам авылда иске мәчет урынында яңасын торгызыр идем, дип нәзер кыла. Мәчетнең салыну тарихы һәм ни өчен ул “Тәүбә” дип атала? Бу турыда Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин язмасында.
Сап — сары бүрәнәләрдән ике катлы агач мәчет Аксу авылында быел җәй калыкты. Бер ягы ир — егетләр, икенче ягы хатын — кызлар өчен. Икенче каты мәдрәсә итеп җиһазланган. Сүтелгән мәчет урынында яңасын торгызу турында әтисе Габделкотдүс күптән сөйли килсә дә, чынлап торып эшкә тотынуга улының Рамазан аенда кече хаҗ кылганда йөрәге туктап, кабат тормышка кайтуы сәбәпче була.
Әлеге урында мәчет 110 ел элек салынган булган. Совет заманында аның манарасы киселгән, бинасы, яңа мәдәният учреждениесе төзелгәнче, авылга клуб булып хезмәт иткән. Мәчетнең исеме “Тәүбә” шуның өчен гафу сорау кебек яңгырый.
Яңа мәчет салуда авылдашлар да булышкан. 2022нче елның беренче маенда башланган эш быел җәй тәмамланып, күптән түгел биредә беренче намазлар укылган. Әнсар Мөлеков шуның өстенә, бөтен авылны гаҗәпләндереп, әллә ничә дистә метрлы таш катламны борулап, мәчет территориясендә тәмле сулы чишмә дә ачтыра.
Сүз уңаеннан, зур булмаган Аксу авылында бу икенче мәчет. Ә элек алар бишәү булган.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары