Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлап җибәрде.
Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыела. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар.