Республика кырларында урып-җыю эшләренең кыза барган мәле. Басуларда, ындыр табакларында эш кайный. Соңгы көннәрдәге яңгырлар игенчеләрнең эшен бераз тоткарлады. Иң мөһиме – артыкка китмәсен дә, өлгергән ашлыкларны вакытында җыеп алырга комачауламасын гына, ди аграрийлар. Зәй районы кырлырында да игенчеләр көн-төн дими эшли. Басудагы эш барышы белән, Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова танышып кайтты.
Зәй районы
Диңгез кебек күкрәп утырган иген кырларында суктырыласы мәйданнар күләме көннән-көн кими. Бу – Баграж җитештерү комплексының Сармаш бүлекчәсе кырлары. 432 гектарлы көзге бодай басуында берьюлы 6 комбайн эшли.
СНХ Инсаф Сафин Сармаш бүлекчәсенең әйдәп баручы агрономы
Сармаш бүлекчәсендә 767 гектар мәйданда көзге бодай үстергәннәр. Уңыш гектарыннан 40 центнерны тәшкил итә.
Җыйган уңышны КамАЗ машиналары Зәй элеваторына ташый. Машина йөртүчеләрнең, комбайнчыларның максатлары уртак. Уңышны яңгырларга кадәр югалтуларсыз җыеп алырга исәпләре.
Сары гәрәбәдәй бөртекләр комбайн бункерыннан машина арбасына ага. Игенченең ел буена көтеп ала торган, иң куанычлы мизгелләре бу.
“Восток” агрофирмасының Нива җитештерү комплексы кырларында да эш гөрли. Игенчеләр көзге бодай суктыра. Аларның һәр минуты исәптә, техникалар туктап тормый. Уракка төшүне түземсезлек белән көткән механизаторларның берсе – Госман Сафиуллин. 20 елга якын комбайн штурвалы артында.
Район буенча бөртеклеләр барлык мәйданның 26 процентында җыеп алынган. Бер гектардан уртача уңыш 42,8 центнер тәшкил итә.
Әдилә Борһанова, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.