Саба районы яшәешендә, социаль-икътисади тормышында Шәмәрдән тимер юл станциясе зур роль уйный
Бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тимер юлчылар билгеләзп үтте. Тимер юлның туктаусыз эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле хезмәт, елның һәр фасылында мөһим булып тора. Әйтик, Саба районы яшәешендә, социаль-икътисади тормышында Шәмәрдән тимер юл станциясе дә зур роль уйный. Алдагы видеоязмабыз Тимер юлчылар династиясенең бер вәкиле Сергей Степанов турында.
Шушы көннәрдә тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шәмәрдәндә үзләренең хезмәт юлларын тимер юл белән бәйләүчеләр бик күп. Шуларның берсе – Степановлар гаиләсе. 42 ел тимер юлда эшләгән Иван Степанович династиянең башында тора.
Сергей Степанов үзләренең гаилә династиясе белән хаклы рәвештә горурлана. Горький тимер юлында исә аны талантлы рационализатор буларак югары бәялиләр. Ул күп тапкырлар рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнгән. Шулай ук Горький тимер юлының иң яхшы рационализаторы исеменә дә лаек булган.
Сергей Александрович Шәмәрдән авылы тормышында да актив катнаша. “Җиңү” паровозы – Шәмәрдәннең символы дип тә кабул ителә икән, монда аның өлеше дә бик зур. Ул аны волонтёрлар белән бергә карап, төзәтеп тора, паровозның кыңгыравы да, сәгате дә, әтәче дә бар. Шәмәрдән мәдәният йортында да ул ясаган паровоз тора. Аны да бәйрәмнәр үткәргәндә гел кулланалар. Ул бер генә калай, тимер-томырны да әрәм итми. Алар төрледән төрле фигураларга әйләнә. Гомумән, алтын куллы, туган җирнең патриоты Сергей Александровичның авылдашлары һәм коллегалары алдында абруе зур. Тимер юл элекке һәм бүгенге кебек киләчәк буыннарга да хезмәт итсен иде.
Алия Галиуллина, Райлә Галәвина Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.