Татарстанда 2024нче елның 1нче июленнән торак — коммуналь хезмәтләргә уртача алганда – бәяләр 11 процентка артты. Шәһәрләр һәм бистәләрдә исә аерма аеруча сизелә — бәяләр хәтта 15 процентка кадәр күтәрелгән. Әлеге үзгәрүләр турында Хөкүмәт йортында сөйләделәр.
Билгеле булганча, июль аеның торак-коммуналь хезмәтләре өчен халык август аенда түли, ләкин түләү кәгазләрендә саннар Татарстан халкын бу юлы бер дә сөедермиячәк, мәгълүм булганча, 1нче июльдән барлык торак — коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артты. Дәүләт комитеты рәисе башка тармакларда бәя артуы турында белдерде.
Александр Груничев шулай ук Татарстанлыларның хезмәт хакы да 30 дан артык процентка артуы турында ассызыклап үтте. Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар һәм компенсацияләр дә каралган.
Татарстанда озак вакыт торак-комамуналҗ хезмәтләр өчен түләмәгән кешеләр саны да бихисап икән.
Татарстанда коммуналь хезмәтләр буенча гомуми бурыч 9,5 млрд. сум тәшкил итә. Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең дөрес башкарылмавы 100 очракның берсе генә теркәлгән — диде Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе.
Торак коммуналь хезмәтләр чыгымнарын киметергә исәпләү приборлары – гомум йорт һәм индивидуаль приборлар ярдәм итә.
Соңгы тапкыр коммуналь тарифларның үзгәрүе — 2022нче елның 1нче декабрендә булды. Быелдан алып торак коммуналь хезмәтләргә бәя, һәр елның җәендә үзгәрә, киләсе үзгәрешләр 2025нче елның 1нче июленә планлашытырылган.
Динә Нәҗметдинова, Инна Данилова, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары.