Үткән атна азагында татар теленә өйрәтүгә hәм татар мәдәниятын үстерүгә багышланган “Үз телем” конкурсының финалы булып узды.
Казан шәhәре мэриясе тарафыннан оештырылган әлеге бәйге турында тәфсилләбрәк сөйләшү өчен, без бүген студиягә Казан шәhәре башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе, Айсылу Лерон белән бәйгедә җиңеп чыккан проектның авторы Гөлнур Фәхруллинаны чакырдык.“Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.