Геройларыбызны онытмыйбыз! Яшел Үзәннең «Дельфин» яхта-клубында җилкәнле спорт буенча ярышлар узды, алар Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Гафур Шакирҗанов һәм Никита Бахтин истәлекләренә багышлана. Яшь смена аларның якты истәлекләрен хөрмәтли , соңыннан җилкәнле регатада үз осталыгын күрсәтә.
10 ел элек әле малайлар гына булып яхта белән оста идарә иткәннәр һәм җил уңаена юл тотканнар. Мондый мәктәп чын патриотлар Никита Бәхтин һәм Гафур Шакирҗановны тәрбияләгән. Ватаныбызны саклаганда сугыш кырларында махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар. Хәзер алар истәлегенә «Дельфин» яхт-клубында тәрбияләнүчеләр ярышлар оештырды.
Җилкәнле спорт Яшел Үзәндә популяр, яхт-клуб инде 13 ел дәвамында актив үсеш кичерә. Героик якташларыбыз Гафур һәм Никитага багышланган ярышларда катнашу да бүгенге яшьләргә чын мәгънәсендә мактаулы.Шуның белән алар чыныктыралар һәм үз характерларын формалаштыралар, ышанычлырак булалар, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнәләр.
Хәрбиләрнең туганнары якташларының, спортчыларның, тренерларның ярдәмен тойдылар. Алар өчен фильм карау оештырылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә геройлар турында истәлек озак яшәсен өчен яхт-клубта Махсус хәрби операция геройлары — Бахтин Никита һәм Шакирҗанов Гафурга багышланган истәлек почмагы ясарга ниятлиләр.
Айгөл Гатауллина, Анна Вахитова, Александр Костин, Татартстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.