Орлов эзтабарлары 1943нче елда һәлак булган солдат әйберләрен тапшырды. Әлегә кадәр ул хәбәрсез югалган дип санала.
Өч ел элек Орел эзтабарлары Татарстан АССР Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында туган Сәйфетдинов Нурулла (1900 ел) калдыкларын тапкан. Алар җирле авыл советы, солдат туганнары һәм җирле туган якны өйрәнүчеләр белән элемтәгә керделәр. Солдатның исеме «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале номеры буенча тәгаенләнгән, ул шул медале белән күмелгән. Туганнарына медальләр, мундштук, пычаклар тапшырылды.