Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча программа проекты әзерләнәчәк. «Программаның төп максаты – республика халкын сыйфатлы умартачылык продуктлары белән тәэмин итү».
Корт гаиләләренең сакланышын һәм аларның санын арттырырга кирәк. Умартачылык продуктлары җитештерү күләмен арттыру зарур. Бал кортлары авырулары буенча профилактика һәм ветеринар-санитар чаралар үткәрү дә мөһим. Корт үрчетү белән шөгыльләнә торган хуҗалыкларны исәпкә алу һәм паспортлаштыруны җайга салу ниятләнә. «Бурычлар арасында пестицид һәм агулы химикатлар куллану нәтиҗәсендә бал кортларының үлүенә юл куймау буенча профилактик чаралар, баллы культураларның мәйданнарын арттыру.