«Казан — Адлер» пассажир поезды Волгоград өлкәсенең Котельников районында рельслардан төшкән. Бу хакта җирле телеграм-каналлар хәбәр итә.
Беренче мәгълүматлар буенча, поезд «КамАЗ» самосвалы белән бәрелешкән, поезд рельслардан ауган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.