Актанышның “Туган як” музеенда авыл хуҗалыгын, социаль өлкәне үстерүгә, ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхес Әхмәтясәви Хөсәеновның тууны 100 ел уңаеннан искә алу кичәсе узды. Истәлек- хатирәләр алдагы язмада.
Кичә барышында Әхмәтясәви Хөсәеновның тормыш һәм данлыклы хезмәт юлы йомгагы сүтелде. Аның исеме район тарихына алтын хәрефләр белән язылган. 47 еллык хезмәт стажлы Әхмәтясәви Хөсәеновның 29 елы колхоз рәисе булып эшләүгә туры килә. Ул колхозчыларның тырышлыгын хуҗалыкның икътисадын күтәрү, социаль йөзен үзгәртүгә юнәлтә. Председатель һәр яңалыкны тиз отып, үз җирлегендә тормышка ашыра. Әхмәтясәви Хөсәен улы кайда гына эшләмәсен, хезмәт ияләренең сорауларына сизгер була. Үзенең гаделлеге белән аларның хөрмәтен казана.
Ясәви Хөсәенов җитәкчеләр арасыннан беренчеләрдән булып Татарстан Югары Советы депутаты, район һәм авыл Советы депутаты итеп сайлана. Аның югары хезмәт күрсәткечләре Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, шулай ук Татарстанның атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исем бирелә.
Композитор Сара Садыйкова, шагыйрь Мостафа Ногман белән урнаштырылган дуслык нәтиҗәсендә шушы төбәккә аталган мәңге үлмәс “Җидегән чишмә”, “Оныта алмасам, нишләрмен” кебек матурлар җырлар туа. Әхмәтясәви Хөсәеновның образы атаклы язучы М. Мәһдиев әсәрләрендә мәңгеләштерелеп кала.
Әйе, һәр районның олуг шәхесләре бар. Әхмәтясәви Хөсәенов онытылмас легендар шәхесләрнең берсе.
Ләлә Зәйнуллина, Алмазия Хаҗиева, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары өчен махсус Актаныш районыннан.