Шәһәр балаларын – авылга! 15нче июльдән Татарстанның 5 районында “Ура, авылга!” дигән яңа форматтагы лагерьлар эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге белән берлектә барлыкка килә. Апас районында яңа проект Борнаш авылыннан старт алды. Тулырак алдагы язмада.
Апас районының Борнаш авылы… “Ура, авылга!” дигән яңа форматтагы проект нәкъ менә биредә башланып китә. Лагерьга Әлмәндәр җирлегенә кергән авыллардан дәү әти, дәү әниләре янына кунакка кайткан 40лап бала йөри.
Бу проект үз эченә төрле чараларны, экскурсияләрне, очрашуларны, остаханәләрне уен-бәйгеләрне, мастер-классларны ала. Балалар белән педагог оештыручы, әйдаманнар, волонтерлар эшли.
Зиннур Гарифуллин Казан шәһәрендә яши. Быел ул 7нче сыйныфны тәмамлаган. Авылга кунакка кайтып, бу лагерьга ул энекәше белән йөри. Зиннур әйтүенчә, алар гаиләдә татар телендә аралаша. Ана теленә хөрмәт зур.
Татар телен саклау, аның дәрәҗәсен үстерү, яшь буынны туган телебезгә якынайту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны онытмау, авыл тормышы белән якыннан танышу… Менә шушы максатны үз эченә ала яңа форматтагы “Ура, авылга!” дигән проект.
Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.