5нче августтан 9нчы августка кадәр Татарстанда «Биләр Форум: Алдынгылар» лагере оештырыла. Бу – республиканың барлык районнарыннан 800гә якын бала һәм яшүсмерны җыючы чатырлы лагерь.
Чарада бушлай катнашырга мөмкин. Конкурслы сайлап алуны узган 12-17 яшьлек барлык теләүчеләр кабул ителә. «Биләр Форум: Алдынгылар» лагере белем бирү һәм спорт-күңел ачу чараларын берләштерә. Катнашучылар үзләренең беренче социаль проектларын әзерләп, гамәлгә ашыра ала, шулай ук форумда 13 юнәлеш буенча остаханәләр эшли. Форумның белем бирү программасы өч көн дәвам итә. Мастер-класслар үткәрелә, дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр һәм кызыксыну буенча клублар оештырыла.
Башта мөмкинлекләр ярминкәсе була, биредә катнашучылар үз инициативаларын тәкъдим итә һәм тәҗрибә белән уртаклаша ала. Аннары остазлар балаларга проектларны камилләштерергә ярдәм итә: аларга лекцияләр укый, республиканың танылган эшлеклеләренең уңышка ирешү тарихларын сөйләячәкләр. Катнашу өчен гаризаны 26 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурс биремнәрен уңышлы үтәгән һәм сменага сайлап алынган балалар һәм яшүсмерләрнең исемлеге Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә чыгачак.