Буа якташлык җәмгыяте юкка чыккан авылларны барлау эшен дәвам итә. Башлангычы мәшакатьле булса да нәтиҗәсе бик күркәм. Хәтер ташларын ачу тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Яхшы тормыш эшләп туган нигезне ташлап китәргә мәҗбүр булган авыл халкы көннән-көн сирәгәя.
Әлеге хәтер ташы бигрәк тә оныкларыбызга күрсәтеп калдыру өчен әһәмиятле ди Надежда Чикилева. Әтиләре Константин Никитинның шушы стелладан ерак түгел зиратта җирләнгән.
Безнең дәвамчыларыбыз нәсел тамырларын белергә тиеш. Стела ясап куюлары бик әйбәт булды. Горурланабыз. Оныкларым да тыныч тормыш өчен көрәшкән ерак бабайларын онытмас.
Хәтер ташларын ачу бер яктан тантана, икенче яктан яшь аралаш хәтер көне.
Тарих ельязмасы Хәтер сагында торучылар барында гына тулылана.
Әлеге хәтер ташы юкка чыккан Курени Выселкасы авылына -һәйкәл.
Сугыштан яраланып кайткан Иван Петровның да балалары хәтер ташы ачу да катнашты . Әтиебез умартачы иде, гаиләдә 5 бала үстек дип искә алды кызы Алевтина Пугачева.
Авылыбыз инде күптән таралып юкка чыкты , ә бу стелла , кайтып йөрергә истәлек, хәтер урыны. Әтиебез, туганнарыбызның исемнәрен мәңгеләштергәннәре өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Кайчандыр Курени авылыннан аерылып чыгып биредә Курени Выселкасы авылы корылганын белүчеләр сирәгәеп бара. Ул Чукса елгасы аряьгында янында урнашкан була, ә истәлек ташы авылның зираты белән янәшә куелды. Геннадий Петров, кайткан саен күзгә яшьләр тыгыла дип озак кына сөйли алмый торды.
Булдыра алганча кечкенә генә истәлек ташы куйган идем. Бүген ачылган стелада исем- фамилияләр дә язылган, әлбәттә күңелләргә горурлык хисе өсти.
Өченче хәтер ташы Яңа Янтуган авылында ачылды.
Буа районыныда юкка чыккан авыллар саны 90 тирәсе. Әлбәттә берьюлы барысын да колачлау мөмкин түгел. Шулай да бу эшне тәкъдим итеп , башлап йөргән Ирек Закиров төшенкелеккә бирелми.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли. Махсус Буа районыннан