Сез яратып өлгергән “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты үз эшен дәвам итә. Җырлы-биюле уеннар, татар биюе буенча остаханә бу юлы 18 нче июль көнне, Камал театры каршысында, кичке алтыда уздырыла.
Кичләрен вакытыгызны балаларыгыз белән бергә “ Калейдоскоп” паркында уздыра аласыз. Биредә нәни дуслар өчен төрле уен мәйданчыклары тәкдим ителә.