Табын түрендә – милли ризык. Шушы көннәрдә Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо иң мәшһүр милли ризыгын тәкъдим итте. «Кытай тәме» дип аталган гастрономия кичәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Ли Юньчжу Кытай халык милли ризыгының кыскача тарихы белән дә таныштырды. Ул гадәттә аждаһа көймәләре бәйрәмендә пешерелә һәм атаклы кытай шагыйре Цюй Юань истәлегенә багышлана.
Әлеге Чара Казан шәһәренең туризмны үстерү комитетының һәм чит ил дәүләтләренең консуллыкларының уртак кулинар проекты
Кытай халкы өчен төп ризык – дөге. Аларда дөге – бездәге икмәк кебек. Шуңа да әлеге милли ашның нигезен дөге тәшкил итә.
Суда парланып җебетелгән бамбук яфракларыннан савыт ясап дөге белән бергә кызыл фасоль , арахис кебек тәмләткечләр өстәп әнә шундый өчпочмаклар ясала. Цзунцзы дип аталган Кытай халкының затлы ризыгы әзер.
Милли аш әзерләнгән арада кунакларга кыска гына концерт программасы да тәкъдим ителде.
Чыннан да, төрле халыклар арасында Милли мәдәният аша салынган дуслык күпере нык һәм ышанычлы була. Өстәвенә , тиздән яңа авиарейс, мөгаен, Татарстан башкаласын Кытайның иң зур шәһәрләренең берсе – Шанхай белән бәйләр. дип көтелә.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары