Берьюлы меңләгән күчән кәбестә үскән басуда булып кайтты хәбәрчебез. Аксу авылыннан фермер Айрат Сабирҗановның әлеге яшелчә белән биләмәләре ике гектар ярым мәйдан били. Яшел “туплар” кайчан өлгерәчәк? Аларны игүдә нинди кыенлыклар бар? Зур бакча хуҗасыннан барысын да сораштык.
Иксез-чиксез яшел киңлектә кәбестә үсентеләренә карап баш әйләнерлек хәтта. Күбесенең “башлары” йомарланган. Киң үскән яфраклары әкренләп “тупка” җыела башлаган. Болары иртә өлгерә торган сортлар. Соңрак өлгерүчеләре дә күп. Хәзер матур күренсәләр дә, үсентеләр рассадаларын кырга чыгарып утыртканнан соң ук сынаулар башлана – озакка сузылган салкыннар.
Үсентеләрнең 95-97 проценты тернәкләнгән. Быел яңгырлар да яхшы булышкан. Ясалма сиптерүне сирәгрәк кулланганнар.
Кәбестә рәтләрен корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртеп чыкканнар. Эшче кулларга да аптырамыйбыз, диләр Сабирҗановлар. Балалар кайтып булыша, туганнар-күршеләр. Иртә сортлар инде август башына өлгерәчәкләр. Уңышны урнаштыру проблемасы да хәл ителгән.
2016 елда оешкан крестьян-фермер хуҗалыгында кәбестәдән тыш, аш чөгендере һәм бәрәңге дә игелә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары