Бүгеннән 8 нче июльдән, Казанда дистәләрчә автобусның маршруты үзгәрә. Үзгәрешләрнең максаты – транспортны көтү вакытын киметү өчен маршрут челтәрен камилләштерү.
Берсен-берсе кабатлаучы маршрутларны кыскарту нәтиҗәсендә башка линияләрдә автобуслар ешрак йөри башлаячак.
Нәтиҗәдә автобусны көтү вакыты уртача 10-15 минутка кими.
25 һәм 49 нчы маршрутлар бетерелә, чөнки аларны башка маршрутлар кабатлый. 49 нчы автобус урынына 34, 30, 36, 45 нче автобусларга утырырга мөмкин була.
Автобусларның тулы үзгәргән маршрутлары белән Казан мэриясе сайтныда танышырга була.