7 июльдә Әлки районында «Уяв» — чуваш мәдәнияте республика бәйрәме уза. Бәйрәм кунакларын Татарстан, Чуваш Республикасы һәм башка төбәкләрдән килгән һәвәскәр коллективлар катнашында концерт көтә.
Шулай ук, декоратив-кулланма сәнгать осталарының эшләнмәләре, мастер-класслар, традицион чуваш ашлары презентациясен күрергә мөмкин була.
Быел бәйрәмнең төп темасы булып чуваш халкының гореф-гадәтләре, гаилә формалашу нигезләрен саклау үзенчәлекләре булачак.