Республикабыз районнарында төзелеш-ремонт эшләре дәвам итә. Апас районында яңа балалар бакчасы төзи башладылар. Ул Федераль программа нигезендә 2025 елда сафка басачак.
Бүгенге көндә аның нигезләре салына, тиздән төзүчеләр балалар бакчасының диварларын төзүгә керешәчәк.
Шулай ук, Иске Әнәле белән Апас арасындагы юлда капиталь төзекләндерү эшләре бара. Биредә 1 км 950 метр чакырым юлны ремонтлыйлар. Барлыгы 147 миллион сум акча сарыф ителә.