“Агроактив” хуҗалыгында кызу печән өсте.
Яңгыр мул яуды, күкрәп үскән үләннәр рәт-рәт булып, теземнәргә салынган. Аны әйләндереп киптерү Динар Хөснетдиновка йөкләнгән. Аның артыннан кипкән әзер печәнне Фәрит Гыймадиев техника ярдәмендә төргәкләп бара.
Хуҗалыкта мул уңыш алу серләрен яхшы беләләр, яңа технологияләргә таянып, аны дөрес итеп үтиләр.
Төргәкләнгән әзер печән җирдән файдаланып торган өчен пай җирләренең хуҗаларына тапшырылачак.
Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары.