Быел “Әкият” татар дәүләт курчак театры үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.
«Шомбай-fest» фестивале 2013 елда оештырылган һәм бу елларда анда 70кә якын театр коллективы катнашырга өлгергән.
Фестиваль курчак театрлары арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный.
Быел фестивальдә 14 спектакль күрсәтелә. Казанда Беларусь, Әзәрбәйҗан театрлары коллективларын көтәләр.
«Шомбай-fest» фестивале үз эшен 2 июльгә кадәр дәвам итә.