Июльне җиләк ае, дип тә йөртәләр, икенче исеме яшенле ай, чөнки эссе көннәр тиз арада яңгырлар белән алышынып тора.
Халык сынамышларына карасак, июль эссе булса – декабрь суык килер дигәннәр.
Ә синоптиклар атна дәвамында җылы булуын билгеләп үтәләр, бүген 1 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан секундына 10 метрга кадәр.
Көндез һава температурасы 31 градус җылы.