Шушы көннәрдә өченче гуманитар йөк партиясен Казаннан шефлыкка алынган Лисичанскига һәм Рубежныйга озаттылар.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан башкаласыннан мең ярым тоннага якын гуманитар ярдәм китерделәр.
Бу юлы гомуми авырлыгы 65 тонна булган өч йөк машинасы җибәрелде: алар арасында, азык-төлек продуктлары, дарулар, төзелеш материаллары, комплектлау материаллары һәм махсус киемнәр.
Әгәр башлангыч чорда беренче кирәк әйберләр тупланып җибәрелгән булса, бүгенге көндә иң кирәклесе — төзекләндерү товарлары.