Быел Болгар шәһәрендә Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27 июльдә уза.
Мөселман яшьләре җыенына дөньяның төрле почмакларыннан 18-30 яшь аралыгындагы 100 дән артык кеше килер дип көтелә.
Бүгенге көндә сайлап алу этабын узган 68 кеше инде чакырылган. Гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә.
Форумда катнашу өчен проект әзерләргә һәм алдан сайлап алу этабын үтәргә кирәк.
Форум программасында дини, тарихи юнәлештә белем алу, фәнни лекцияләр, һәм экскурсияләр каралган.