Удмурт мәдәнияте бәйрәме Гырон Быдтон 29 июнь көнне Менделеевск районында уза.
Күңел ачу, осталар ярминкәсе, Удмурт Республикасыннан танылган коллективлар чыгышлары көтелә.
Моннан тыш, Менделеевскида бу сезонда Татарстан тарихында беренче тапкыр киртәләр белән узышу чемпионаты көтелә, ул «Геройлар узышы» хәрби-патриотик ярышлары кысаларында, августта үтәчәк.
Ә инде көз айларында биредә «Пастернак укулары » халыкара әдәби-театр фестивале үтә.
Фестиваль быел Президент каршындагы мәдәни башлангычлар фонды конкурсында җиңүче булды һәм 8 миллион сум грант отты.