Бу көннәрдә Россиядәге китапханәләр җитәкчеләре виртуаль китапханә булдыру һәм төзекләндерү турында вебинарда фикер алышты.
Беренче чиратта, сүз китаплар бирүне автоматлаштыру, гәҗит, журналлар, открыткалар өчен саклагычлар булдыру, фәнни һәм заманча әдәбиятны бушлай уку мөмкинлеге булган электрон китапханә-кушымталар турында барды.
Шулай ук, китап һәйкәлләре турында мәгълүмат эзләү сервислары турында да сөйләштеләр. Планнарда бердәм кушымта эшләү, теркәлү Дәүләт хезмәте аша узачак, анда куар-код алгач,илнең теләсә кайсы китапханәсенә эләгергә һәм әдәбият алырга мөмкин.
Вебинар KazanDigitalWeek форумы алдыннан үткәрелде, ул Казанда сентябрьдә узачак, интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә, бизнеста, медицинада, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында, киберкуркынычсызлыкта цифрлы технологияләр турында фикер алышачак.