Буа районы, Ямбулат авылыннан Николай Попов махсус хәрби операциядә катнашуга контракт төзергә рөхсәт итүләрен көчкә көтеп бетегән. Сугышчан тәҗрибәсе булган оставкадагы хәрби, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, өйдә кала алмый. Ул былтыр апрель аенда китә. Аны өйдә хатыны, балалары, оныклары көтә.
Юл кырыеннан ерак урнашмаган җыйнак кына йортны тиз таптык. Ачык йөзле Галина Николаевна хәзер хуҗабикә урынында да үзе, хуҗа урынында да. Хатын ялгыз гына зур хуҗалык тота, терлекләр карый, азык хәстәрли, кулына чалгы алып печән дә чаба. Ә йөрәгендә туктаусыз көтү. Иреннән хәерле хәбәрләр килгәнне. Хәләленең махсус хәрби операциягә китүен ул тыныч кабул иткән. Тамырларында хәрби каны аккан иренең өйдә кала алмаячагын ачык белә иде инде.
Хәзер гаилә башлыгы икенче ел хезмәт итә. Алгы сызыкка җибәрүләрен үзе сораган. Узган елның ноябрендә снаряд шартлаудан каты яраланган. Аны аңсыз килеш сугышчан иптәшләре ут эченнән алып чыкканнар.
Реабилитациядән соң гаилә башлыгы кабат СВО зонасына китә. Аны хатыныннан башка кызы Оксана, улы Дмитрий, сигез оныгы өзелеп сагыналар. Балалар әтиләре булмаганда әниләренә таяныч булырга тырышалар. Бигрәк тә кызы гаиләсе. Алар якында гына яшиләр. Барысы да әтиләре белән чын-чынлап горурланалар
Гаилә үз героеның исән-имин әйләнеп кайтуын тели. Әлбәттә, җиңү белән кайтуын.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары