Татарстанның югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бирелде, әлеге күрсәткеч соңгы өч елда артуга бара, бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың әйдәп баручы университетлары ректорлары катнашында хәбәр иттеләр.
Өч эре уку йортына бюджет урыннарының 70 процентка якыны бирелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан бюджет урыннары саны буенча алдынгылар рәтендә.
Хәзер документларны урта-махсус уку йортларын тәмамлаучылар тапшыра, мәктәпне тәмамлаучылар киләсе атнада, кулларында бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре булгач көтелә.
Казан университеты ректоры хәбәр иткәнчә, БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан федераль университеты киләсе уку елы башын 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә күчерде. Моңа кадәр студентлар теоретик белемнәрне мөстәкыйль ала.
Кабул итү кампаниясе инде 45 югары уку йортында уза, шуларның 28е дәүләт уку йортлары.