Һәр авыл җирлегендә бөтен күрше-тирәгә үрнәк булырлык гаиләләр яши. Биектау районында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе дә ата-баба нигезендә, авыл күрке булып көн итә. Андый гаиләләр авылның киләчәге барлыгына өметне арттыра. Күркәм гаилә белән хәбәрчеләрез дә танышып кайтты.
Җырларда җырлап макталган данлыклы Әлдермеш авылында яши Галимҗановлар гаиләсе. Нәселләре ишле. Дини бәйрәмнәрне дә һәрвакыт зурлап, элеккеге традицяләргә нигезләнеп үткәрәләр. Гомумән ислам аларның яшәү рәвеше. Рамазан аен ел да бөтен шартларын үтәп уздырсалар корбан гаете дә шулай. Бер көн белән генә чикләнми, корбан ае ул үзенчәлекле, әҗер-саваплы ай ди йорт хуҗасы Илнур Галимҗанов.
Матур гаилә корып, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәркемнең изге бурычы. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, дини һәм милли гореф-гадәтләр тапшырыла.
Галимҗановлар гаиләсен белмәгән, аларны хөрмәт итмәгән кеше юктыр якын-тирәдә. Әлдермешлеләр Гөлнара белән Илнур Галимҗановларның дәү әтиләре Габдрахман аганы да, аның уллары Габделхак белән Хәбибрахманны да яхшы хәтерли. Алай гына да түгел, туганнары Вәсилә Рәхимова ишле нәселнең шәҗәрәсен төзегән. Ул үзе дә Әлдермештә туып үскән. Дини тамырлар аны да 2000нче елларда ук беренчеләр рәтендә ислам тематикасын яктыртучы журналист булырга этәргеч биргән. Корбан ае туганнарыны берләштерә ди каләмдәшебез
Күркәм гаилә – ил күрке, диләр халыкта. Гөлнара белән Илнур Галимҗановларның балалары Рамазан белән Рәхим дә әти-әни үрнәгендә үсә.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары