Башкалабыз Казанда “БРИКС” халыкара спорт уеннары дәвам итә. Бүген 21е мөһим вакыйга – “БРИКС” илләре шәһәрләренең Халыкара форумы уза.
Казан Ратушасында 21 илдән якынча 200 ләп вәкил җыелыр дип көтелә.
Форумда яңа халыкара оешма – “БРИКС” илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен оештыру, аның җитәкчесен сайлау, һәм уртак проектлар турында фикер алышалар.
Шулай ук форум кысаларында төрле шәһәрләр, җирле хакимият арасында хезмәттәшлек турында килешүләр, ике яклы төрле эшлекле очрашулар планлаштырылган.