Кызу җәй көннәрендә кешеләр елга, күл буйларына ашыга, кызына, су коена башлый. Ләкин кайберәүләр су коену өчен билгеләнгән урыннарга түгел, теләсә кайсы сулык буена бара. Ешрак нәкъ менә шундый ял итү урыннарында бәхетсез очраклар теркәлә.
Гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгы хезмәткәрләре Республикада су коену өчен тыелган урыннарда рейдларны дәвам итә. Шундый рейдларның берсе Яшел Үзән районында да узды. Аның нәтиҗәләре киләсе язмада.
Эсселек башлангач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен дә кызу эш вакыты башлана. Һәр көн, бигрәк тә ял көннәрендә, алар пляжларны һәм сулыкларны кабат-кабат урап узалар. Аеруча игътибар рөхсәтсез урыннарга бирелә, анда коткаручылар да юк, һәм су төбенең дә нинди икәне билгесез.
Әмма бу сүзләр генә түгел. Монда, кыргый пляж районында, Идел көймә станциясе янында җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге белгечләре рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучыларга протоколлар төзиләр. Хокук бозучылар өчен җәзаны соңрак суд билгеләячәк.
Кечкенә күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә ОСВОДның җирле бүлеге активистлары зур ярдәм күрсәтәләр. Алар сөйләшәләр, аңлаталар, ял итүчеләрне су янында игътибарлы һәм сак булырга күндерәләр.
Әлбәттә, кешеләрне үлемнән саклау өчен рейдлар гына җитми. Су янында ял итүне яратучылар үзләре дә барлык саклык чараларын үтәргә тиеш.
Алдагы ял көннәрендә мондый профилактик төркемнәр саны ике тапкыр артачак. Беренче чиратта, алар рөхсәтсез массакүләм ял итү урыннарын үз эченә алачак. Шул ук вакытта, су коену сезоны дәвамында Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре сулыкларда патрульлек итәчәк.
Айгөл Гатауллина, Александр Фёдоров, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.