Азнакай районы Ирекле авылында яңартылган иман йорты ачылды. Анда район житəкчелеге, авыл халкы, дин əһеллəре, мəчет төзүдə үз өлешлəрен керткəн игелекле кешелəр катнашты.
Жыелган халыкны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сəламлəп, телəк — нəсихəтлəрен житкерде.
Азнакай мөхтəсибе Азат хəзрəт Талибуллин тантанада катнашучыларга, мəчетлəрнең рухи-əхлакый тəрбиядə нинди зур вазыйфа башкаруын белдереп чыгыш ясады.
Ирекле авылында мəчет төзелүнең үз тарихы бар. Бу изге гамəлнең башкарылуы Мəскəү, Түбəн Кама шəһəрлəрендə яшəүче иганəче якташларына барып тоташа.
Шулай ук мəчет төзелешендə хезмəт куючыларга рəхмəт хатлары тапшырылды
Алия Галиуллина, Əлфия Иксанова, Рамил Исламов, Татарстан яжалыклары, Азнакай районы.