Бүгеннән 2 нче Бөтенроссия балалар фестивале башлана.
Фестиваль кысаларында илнең 80 төбәгеннән килгән балалар республиканың 5 районында концертларда чыгыш ясый.
Ачылу тантанасы Казан Кремленнән алып Игенчеләр сараена кадәр балалар чыгышлары белән башланып китә. Шулай ук алар Иннополис, Апас, Яшел Үзән, Лаеш һәм Биектау районнарына да бара.
Фестиваль бүгеннән башланып 23 нче июньгә кадәр уза.