Ел саен Татарстанда гает намазы уздыруның төп урыны — Казанда булса, быел ул Әлмәт шәһәренең яңартылган үзәк мәчетендә узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның котлавын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде.
Корбан чалу өч көн – 16, 17 һәм 18 нче июнь көннәрендә дәвам итә. Корбан чалу өчен Казандагы hәм башкала тирәсендәге мәчетләр янында 18 махсус билгеләнгән урын бар.
Җәмәгать урыннарында тәртип саклау һәм мөселманнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү тора.
Намаз беткәч, иртәнге сәгать 10нан кичкә кадәр шәһәр буйлап бәйрәм узды, балалар өчен кызыклы мәйданчыклар, сәүдә рәтләре, ярминкәләр, өстаханәләр оештырылган иде.
Елдагыча «Корбан-фест» гаилә фестивале оештырылды. Ул Татарстан Республикасының Милли китапханә янындагы яр буенда узды. Корбан бәйрәме Казанда узучы БРИКС илләренең халыкара спорт уеннары вакытына туры килү сәбәпле бәйрәм программасы БРИКС илләре телендә алып барылды. Беренче 1 мең кунакка бушлай чәкчәк таратылды. Гаилә елы уңаеннан күпчелек остаханәләр гаилә белән бергә башкарыла торган иде.
Алия Галиуллина, Искәндәр Төмәнев, Татарстан яңалыклары.