Җәйнең беренче ае июньнең дә уртасына килеп җиттек. Республикада һава торышы бу айның нормасын 16 градуска узып китә. Шул ук вакытта, синоптиклар фаразы буенча, әгәр июль дә Татарстанда шундый эссе булса, корылык башлану куркынычы бар. Халык сынамышларын карасак, бүген 17 нче июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузылыр дип көтелә.Синоптиклар бүген исә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан. Көндез һава температурасы 32 градуска җитә. Шулай ук урманнарда янгын куркынычы саклана.