Бу атнада Казан Мэриясе тарафыннан уздырылган “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты башланып китте.
Җәй азагына кадәр халкыбызның татар халык уеннарына һәм биюләренә багышланган 12 дәрес уздырылуы көтелә. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә җырлы-биюле уеннарда катнашырга яки тамаша кылырга теләүчеләрне Кабан күле яр буенда көтеп калалар.
Дәресләр кичке алтыда башлана. Иң актив катнашучыларга һәр чара саен истәлекле бүләкләр дә тапшыралачак.