Якшәмбе, 16нчы июньдә мөселманнар өчен көтеп алынган изге көннәрнең берсе Корбан гаете. Казан мәчетләрендә сәгать 3тә иртәнге вәгазь укудан башлана. Сәгать 2дә җәмәгать транспорты йөри башлый.
6нчы, 10нчы, 15нче, 30 нчы номерлы автобус һәм 2 нче номерлы троллейбус маршруты буенча җәмәгать транспорты шәһәр халкын мәчетләргә кадәр илтә. Корбан чалу өч көн – 16, 17 һәм 18 нче июнь көннәрендә дәвам итә. Корбан чалу өчен Казандагы hәм башкала тирәсендәге мәчетләр янында 18 махсус билгеләнгән урын бар.
Җәмәгать урыннарында тәртип саклау һәм мөселманнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү тора.
Бәйрәм көнне, 16 нчы июньдә, Татарстан Республикасының Милли китапханә янындагы яр буенда «Корбан-фест» уза. Чараның кунакларын интерактив һәм гаилә конкурслары, мастер-класслар, күргәзмәләр көтә. Чара 17 сәгатьтә башлана.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы
«Казан нуры» мәчете (Ф. Әмирхан ур., 3)
«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)
«Фатиха» мәчете (Кадышево бистәсе, Рихард Зорге ур., 2а)
Вахитов һәм Идел буе районнары
«Әл-Мәрҗани» мәчете (К.Насыйри ур., 17)
«Тынычлык» мәчете (Мирный бистәсе, Мелитопольская ур., 15)
«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193)
«Ризван» мәчете (Х.Мәүлетов ур., 48а)
«Апанай» мәчете (К.Насыйри ур., 27)
«Корбан бәйрәме» комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6)
Киров һәм Мәскәү районнары
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)
«Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23)
«Җомга» мәчете (Юдино бистәсе, Ильич ур., 4)
«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а)
«Рәҗәб» мәчете (Энгельс ур., 20/39)
Совет районы
«Билал» мәчете (Вознесенское бистәсе, Иркен ур., 29)
«Котдус» мәчете (Карьер бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16)
«Иман нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а)
«Әхтәм» мәчете (Киндери бистәсе, Азина ур., 101а)