Казан Россия көне уңаеннан масштаблы программа әзерләде.
Шәһәрнең төрле районнарында Россия көненә багышланган чаралар узды. Кунаклар һәм Казан халыкы Табан этнофестивалендә дә ял итә алды. Монда милли киемнәр, бизәнү әйберләре белән хозурланып, халык җырлары тыңладлар. Шулай ук шәһәр паркларында да концертлар оештырылды. “Казан” гаилә үзәгендә Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән бәйрәм концерты оештырылды, шулай ук мастер — класслар оештырылган иде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы шартларда “Без — Россия гражданнары!” программасы кысаларында 30дан артык яшь татарстанлыга паспорт тапшырды