«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Илһам Шакиров исемендәге концерт залында БРИКС илләре спорт уеннарын ачу тантанасы узды. Ярышлар бүген, башланып китте.
Башкалада 5000нән артык спортчы. Казан Экспо дөньякүләм масштабтагы спорт вакыйгасы үзәге. «БРИКС» илләре уеннарын ачу тантанасы узды.
Мөхтәрәм кунакларны, спортчыларны артистлар классик рус балы, чын татар авылы рухына чумдырды. Болар барысы да аларны илебезнең һәм республикабызның тарихы, мәдәнияте белән таныштыра.
Тантананың максаты — кунакларны дөнья тарихы бәйләнеше аша Россия һәм Татарстан мәдәнияте белән таныштыру, илләрнең дустанә спорт элемтәләрен ныгыту. Дөньякүләм спорт аренасында Россиянең бердәмлеге мөнәсәбәте турында мәртәбәле кунаклар да сөйләде. Катнашучыларга Владимир Путин да мөрәҗәгать итте.
Якты һәм көчле старт бирелде. Хәзер барлык спортчыларга да үз осталыгын гына күрсәтәсе калды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда уен төрләренең рекордлы саны – 27әү. Ишкәкле спорт төрләреннән каратэга кадәр. Ярышлар шәһәрнең 17 югары технологияле спорт объектында узачак. Уеннарны ябу тантанасы 23 июньдә, сабантуй форматында уза.
Алия Галиуллина, Глеб Беркун, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.