Игорь Комаров: Көчле кешеләр иле – бөек Россия белән горурланабыз
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Россия көне белән котлады.
«Кадерле Идел буе федераль округы халкы, сезне Россия көне белән котлыйм!
Бу көн – зур илебезнең бердәмлеге һәм күптөрлелеге, үзара хөрмәт һәм дуслык символы. Күп гасырлык бердәмлек, күршелек һәм туган җиргә мәхәббәт нигезендә без бәхетле тормыш өчен заманча, көчле һәм бәйсез илебезне – Россияне төзибез. Ата-бабаларыбыз гасырлар дәвамында традицияләрне саклаган, батырлыклар кылган һәм Ватан өчен гомерен корбан иткән. Бүген дә илебез гражданнары намус белән Ватанны яклый. Без көчле кешеләр иле – бөек Россия белән горурланабыз!
Барыгызга да саулык, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.
Россия көне – ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме.