Ял көнне Республика районнарында милли бәйрәм – Сабантуйлар булып узды, шул исәптән Арча районында да . Быел биредә Сабантуй өчен махсус 100 килограммлы чәк-чәк пешергәннәр. Милли бәйрәмдә язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечкә лаек булучыларны аерым билгеләп үттеләр.
Арча районы Үзәк стадионның капкасын атлап кергәч ук килгән кунакларны һәм Арча районы халкын мәдәният хезмәткәрләре татар халык милли көйләре белән каршы алды.
Сабан туе бәйрәме ачылышында 600 дән артык кеше катнашты, биредә гаилә кыйммәтләрен, милли йолаларны тасвирлаучы күләмле чыгыш тәкъдим ителде.Райондашларны һәм кунакларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та үзенең һәм республика рәисе исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде.
Табыннарны сый-хөрмәтле итү өчен тырышып хезмәт итүче игенчеләр, терлекчеләр, дәүләт бүләкләренә ия булдылар, бизәлгән атлар да милли бәйрәмгә ямь өстәде. Шулай ук быел Арча Сабантуенда 100 килограммлы чәк-чәк тәкъдим ителде. Әлеге татлы ризыкны теләгн hәркем бушлай авыз итеп карый ала иде. Сабантуй күңелле уеннар, җыр — бию белән үрелеп барды.
Динә Нәҗметдинова, Ленар Хабибуллин, Татарстан Яңалыклары, Арча районы.